2008-12-11

сәләм.
казан 2нче татар гимназиясе сайтындагы бер "комментарий"ым, адресы http://tg2.openkazan.info/ru/node/390#comment-486:
килешәм. улны шуллай итүчеләр бар да инде. авылдагы "чын күңелдән" татарча сөйләшә торган кешеләр ул. сезнең шикелле казандагыгылар түгел. сезнең мәктәптә балалар тәнәфестә урысча сөйләшәдер?. ундайларга сайтларыны да башта урысча йасау уңайлырактыр...
урыс авылларында татар теле кирәк булмаган кебек, татар авылларында да урыс теле кирәк түгел. хәзерге заманда татарча мәктәп сайтлары бар, беләсездер. ике теллесе дә бар. аллага шөкер. урысча сайтлар да бар. әмма "edusite" дигән мәгариф "программа"сы дәвамында йасалган урысча сайтлар иң күбедер.
әгәр сайтны татарча гына түгел, ә урысча да йасарга исәп бар икән, улны "php" шикелле "сервер" йагы "скрипт"ы белән йасау уңайлы. ике телне тәэмин итә торган итеп йасауны булдырсалар, улны ике генә түгел, күбрәк телне тәэмин итә торган итеп йасайсыдыр. иң әйбәте телне күчереү һәр бер биттә булса һәм телнең бер биттән икенче биткә күчкәндә сакланывы "куки" белән түгел, ә күчәсе бит адресларында ук йазылган булса. мин шундай бер сайт йасадым. телне бит адресында &l=tt, &l=ru дип күсәтәсе, ә бит ечтәлеге шул параметрга карап төзелә, гадиләштереп бер пыхыпы кисәге күрсәтәм:
<?php
$l=$_GET['l'];
if($l=='tt'){?>
исәнмесез<br>
бу фәлән сайт
<?php }elseif($l=='ru'){?>
здраствуйте<br>
это такой-то сайт
<?php }elseif($l=='en'){?>
hello<br>
this is ..
<?php }elseif($l=='ar'){?>
السلام عليكم<br>
هذا
<?php }?>
тагы php сайт йасаганда битләрне кэшлауны йасарга кирәк.

кызганыч, хәзерге иң киң таралган "joomla", "drupal", "wordpress", "phpbb" кебек әзер "скрипт"лар берсе дә баштан ук күп телле түгел, күп теллелек "өстәмә"ләр белән шунга күрә мондый кыйынлыклары бар: ул "скрипт"ларны йаңарак чыгарылышка алыштырганда күп теллелекне йаңадан көйлисе була, ул "өстәмә"ләр йаңа чыгарылыш чыкканнан соңгарак калып йаңарып баралар.

мон йазманы йаваскрипт һәм башкалар турында "дәфтәр"емдә дә урнаштырырмын әле.

тагы шул ук сөйләшеүдә "кодирофкы"лар турында һәм менә мон "дәфтәр"емдәге "кодирофкы"лар турындагы йазмам турында да әйткән идем, кичәге "комментарий"да.

18енче гыйнвар: "السلام عليكم" не төзәттем.

Комментариев нет: