2009-02-07

yavaskript bilen saylaq yasaw

сәләм.
хәзерге "народ"тагы татарча сайтларда сайлак(меню)ны йә фрэйм белән йасаганнар - http://tkoek.narod.ru/tatindex.html , http://duslarga.narod.ru , йә бит сайын меню йасаганнар: http://koshlaush.narod.ru . бит сайын йасау уңайсыз инде ул - бер йаңа бит өстәгән сайын барча битләрдәге менюларны үзгәртергә кирәк. әмма була беренче биттәгесене генә үзгәртергә дә. фрэйм белән йасалган сайлак ул кимчелектән азат. әмма шуллай да, мин тагы бер ысул күрсәтәм әле: йаваскрипт белән. мин йасаган кукмара музейы сайты сайтында мин шул ысулны кулландым, һәм шунга өстәп, фрэйм да кулландым, әмма әле күрсәткән ике сайттагы шикелле "frameset" төрендәге фрэйм түгел, ә "iframe" төрендәге фрэйм. мон төрле фрэйм белән сайлак чагыштырмача кечкенә, ә битләр озын булганда битне тартып астына күчкәндә сайлак өсткә менеп китә, улның астындагы буш урынны кулланып була. шулай ук йаваскрипт сайлакны koshlaush.narod.ru сайтыны гади текст төзәткече белән йасап күрсәткәндә кулландым: http://89.232.85.48/Qushlawoch/ . мон ысул белән сайлак кына түгел, башка елемент та беркетеп була. шул музей сайтында йававскрипт санагычларны мин шуллай беркеттем, һәм бер вакыт бит астында реклама рәвешендә күчкеләр беркеткән идем.
89.232.85.48/Qushlawoch/ битенең хытымыыл кодыны карасаңыз, анда 16 нчы, 17 нче йулларда монны күрерсез:

менә шундай кечкенә генә урын алып тора сайлак һәр биттә.
монларның беренчесе сайлакның кайсы йулы сайланган булып күренеп торасыны билгеләй, ә икенчесе сайлак скриптыны тоташтыра. ул файлны ачып карай аласыз: http://89.232.85.48/Qushlawoch/javascript/saylaq.js :
document.write(''

+'Төп бит'

+'Мәктәп турында'

+'Укытучылар'

+'Координаталар'

+'Фотоальбом'

+'Сылтамалар'

+'Яңалыклар'

+'Кунак китабы'

+'Кулланма'

saylanganli=document.getElementById("menu").childNodes[saylangan-1];
saylanganli.style.listStyleImage="url(surat/uq-saylangan.gif)";
spanelement=document.createElement("span");
spanelement.style.cssText=saylanganli.firstChild.style.cssText;
spanelement.innerHTML=saylanganli.firstChild.innerHTML;
saylanganli.removeChild(saylanganli.firstChild);
saylanganli.appendChild(spanelement);
мин монда сайланган елементны күчке түгел гади текстка әйләндерү өчен катлаулы ысул кулланганмын икән, җиңелрәк тә йасап буладыр, йә туры "a" тегыны "span"га әйләндереп, йә "a" тегының "href" атрибутыны йукка чыгарып йә үзгәртеп.

мон көн шушында туктайм, монның дәвамы булыр, аллаһы бирса.
февральнең 15е: дәвамы монда.

Комментариев нет: