2009-02-07

yavaskript bilen saylaq yasaw

сәләм.
хәзерге "народ"тагы татарча сайтларда сайлак(меню)ны йә фрэйм белән йасаганнар - http://tkoek.narod.ru/tatindex.html , http://duslarga.narod.ru , йә бит сайын меню йасаганнар: http://koshlaush.narod.ru . бит сайын йасау уңайсыз инде ул - бер йаңа бит өстәгән сайын барча битләрдәге менюларны үзгәртергә кирәк. әмма була беренче биттәгесене генә үзгәртергә дә. фрэйм белән йасалган сайлак ул кимчелектән азат. әмма шуллай да, мин тагы бер ысул күрсәтәм әле: йаваскрипт белән. мин йасаган кукмара музейы сайты сайтында мин шул ысулны кулландым, һәм шунга өстәп, фрэйм да кулландым, әмма әле күрсәткән ике сайттагы шикелле "frameset" төрендәге фрэйм түгел, ә "iframe" төрендәге фрэйм. мон төрле фрэйм белән сайлак чагыштырмача кечкенә, ә битләр озын булганда битне тартып астына күчкәндә сайлак өсткә менеп китә, улның астындагы буш урынны кулланып була. шулай ук йаваскрипт сайлакны koshlaush.narod.ru сайтыны гади текст төзәткече белән йасап күрсәткәндә кулландым: http://89.232.85.48/Qushlawoch/ . мон ысул белән сайлак кына түгел, башка елемент та беркетеп була. шул музей сайтында йававскрипт санагычларны мин шуллай беркеттем, һәм бер вакыт бит астында реклама рәвешендә күчкеләр беркеткән идем.
89.232.85.48/Qushlawoch/ битенең хытымыыл кодыны карасаңыз, анда 16 нчы, 17 нче йулларда монны күрерсез:
<script>saylangan=1;</script>
<script src="javascript/saylaq.js" charset="windows-1251"></script>
менә шундай кечкенә генә урын алып тора сайлак һәр биттә.
монларның беренчесе сайлакның кайсы йулы сайланган булып күренеп торасыны билгеләй, ә икенчесе сайлак скриптыны тоташтыра. ул файлны ачып карай аласыз: http://89.232.85.48/Qushlawoch/javascript/saylaq.js :
document.write(''
+'<ul id="menu">'
+'<li>'
+'<a href="index.htm" style="color:#000073;">Төп бит</a>'
+'</li>'
+'<li>'
+'<a href="maktap_turonda.htm" style="color:#FF0101;">Мәктәп турында</a>'
+'</li>'
+'<li>'
+'<a href="uqotowcolar.htm" style="color:#090;">Укытучылар</a>'
+'</li>'
+'<li>'
+'<a href="koordinatalar.htm" style="color:#63f;">Координаталар</a>'
+'</li>'
+'<li>'
+'<a href="fotoalbom.htm" style="color:#800080;text-decoration:underline;">Фотоальбом</a>'
+'</li>'
+'<li>'
+'<a href="siltamalar.htm" style="color:#F06;">Сылтамалар</a>'
+'</li>'
+'<li id="yanaliqlardiganyazow">'
+'<a href="yangaliqlar.htm">'
+'<span >Я</span><span >ң</span><span >а</span><span >л</span><span >ы</span><span >к</span><span >л</span><span >а</span><span >р</span>'
+'</a>'
+'</li>'
+'<li>'
+'<a href="http://a.mod-site.net/gb/u/koshlaush-1.html" style="color:#FF0101;">Кунак китабы</a>'
+'</li>'
+'<li>'
+'<a href="qullanma.htm" style="color:#006e00;text-decoration:underline;">Кулланма</a>'
+'</li>'
+'</ul>'
);
saylanganli=document.getElementById("menu").childNodes[saylangan-1];
saylanganli.style.listStyleImage="url(surat/uq-saylangan.gif)";
spanelement=document.createElement("span");
spanelement.style.cssText=saylanganli.firstChild.style.cssText;
spanelement.innerHTML=saylanganli.firstChild.innerHTML;
saylanganli.removeChild(saylanganli.firstChild);
saylanganli.appendChild(spanelement);
мин монда сайланган елементны күчке түгел гади текстка әйләндерү өчен катлаулы ысул кулланганмын икән, җиңелрәк тә йасап буладыр, йә туры "a" тегыны "span"га әйләндереп, йә "a" тегының "href" атрибутыны йукка чыгарып йә үзгәртеп.

мон көн шушында туктайм, монның дәвамы булыр, аллаһы бирса.
февральнең 15е: дәвамы монда.

2009-01-20

tatar mektepleri ocon buslay iki tilli forum hizmeti

татар мәктәпләре өчен бушлай татарча-урысча ике телле форум хезмәте ачып җибәрдем:
felenawolmektebi.tmf.org.ru йә togenawolmektebi.tmf.org.ru кебек .tmf.org.ru дип беткән үзегезгә ошаган адресны ачып теркәлеп шул адреста форумны башлап җибәрәсе.
төрле бизәлешләр бар.
кулланучы исемендә буш урын һәм татар хәрефләре кулланып була.
тулырак мәгълүматны http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=456 да йаздым.

2008-12-17

forum.belem.ru da bir nice javascript tozetow yazdom

сәләм.

forum.belem.ru да бер ничә javascript төзәтеү йаздым:

иске браузерларча гына ешләгән кар йавыу скриптыны төзәтеү

(болары да шул ук сөйләшеүнең дәвамында:)

опера белән мозиллада ел 2008 урынына 108 булып чыгывыны төзәтеү

"image ready" программасы белән ешләнгән йаваскрипт баскы(кнопкы)ларны берләштереү

тагы мин ул форумда ђЂљЉњЊќЌџЏћЋ ны javascript белән төзәтү турында йазган идем.


тагын мин бүген кукмара районы сайтының "ajax"лар, "javascript"лар белән үзем йасаган алгы битене ачып җибәрдем.

2008-12-11

сәләм.
казан 2нче татар гимназиясе сайтындагы бер "комментарий"ым, адресы http://tg2.openkazan.info/ru/node/390#comment-486:
килешәм. улны шуллай итүчеләр бар да инде. авылдагы "чын күңелдән" татарча сөйләшә торган кешеләр ул. сезнең шикелле казандагыгылар түгел. сезнең мәктәптә балалар тәнәфестә урысча сөйләшәдер?. ундайларга сайтларыны да башта урысча йасау уңайлырактыр...
урыс авылларында татар теле кирәк булмаган кебек, татар авылларында да урыс теле кирәк түгел. хәзерге заманда татарча мәктәп сайтлары бар, беләсездер. ике теллесе дә бар. аллага шөкер. урысча сайтлар да бар. әмма "edusite" дигән мәгариф "программа"сы дәвамында йасалган урысча сайтлар иң күбедер.
әгәр сайтны татарча гына түгел, ә урысча да йасарга исәп бар икән, улны "php" шикелле "сервер" йагы "скрипт"ы белән йасау уңайлы. ике телне тәэмин итә торган итеп йасауны булдырсалар, улны ике генә түгел, күбрәк телне тәэмин итә торган итеп йасайсыдыр. иң әйбәте телне күчереү һәр бер биттә булса һәм телнең бер биттән икенче биткә күчкәндә сакланывы "куки" белән түгел, ә күчәсе бит адресларында ук йазылган булса. мин шундай бер сайт йасадым. телне бит адресында &l=tt, &l=ru дип күсәтәсе, ә бит ечтәлеге шул параметрга карап төзелә, гадиләштереп бер пыхыпы кисәге күрсәтәм:
<?php
$l=$_GET['l'];
if($l=='tt'){?>
исәнмесез<br>
бу фәлән сайт
<?php }elseif($l=='ru'){?>
здраствуйте<br>
это такой-то сайт
<?php }elseif($l=='en'){?>
hello<br>
this is ..
<?php }elseif($l=='ar'){?>
السلام عليكم<br>
هذا
<?php }?>
тагы php сайт йасаганда битләрне кэшлауны йасарга кирәк.

кызганыч, хәзерге иң киң таралган "joomla", "drupal", "wordpress", "phpbb" кебек әзер "скрипт"лар берсе дә баштан ук күп телле түгел, күп теллелек "өстәмә"ләр белән шунга күрә мондый кыйынлыклары бар: ул "скрипт"ларны йаңарак чыгарылышка алыштырганда күп теллелекне йаңадан көйлисе була, ул "өстәмә"ләр йаңа чыгарылыш чыкканнан соңгарак калып йаңарып баралар.

мон йазманы йаваскрипт һәм башкалар турында "дәфтәр"емдә дә урнаштырырмын әле.

тагы шул ук сөйләшеүдә "кодирофкы"лар турында һәм менә мон "дәфтәр"емдәге "кодирофкы"лар турындагы йазмам турында да әйткән идем, кичәге "комментарий"да.

18енче гыйнвар: "السلام عليكم" не төзәттем.

2008-11-23

"css" bilan tekst cigarow

yavaskript bilan nicik yazow cigarip bula, dawamoның дәвамы.
("css" сыйфатлары белән йазыуны бүтән вакыт күрсәтермен, хәзер унны укыйсы килмәй әле, болай башта түгел хәзер, кулланганым да йук. дигән идем.)

йаңа "html" файл йасаңыз да унга монны йазыңыз:

<style type="text/css">
#x:before {content:"bu:";}
#x:after {content:";";}
</style>
<span id="x">x</span>

монны опера 9.2x йә файрфокс 2 белән ачып карасаңыз монлай булып күренә:
bu:x;

6нчы интернет эксплорерда күренмәде. "x" дип кенә күренде.

әмма монны йаваскрипт белән "элемент" сыйфатлары аша үзгәртеү йулыны мин тапмадым. "стиль тезмәсе"не үзгәртеп буладыр.

2008-11-16

sayt yasagandago "kadirufko"lar

мишәбаш авылы мәктәбе форумындагы "сайт төзү буенча сораулар" сөйләшевендә әйттем әле генә:
...
ХТМЛны өйрәнгәнче йә ХТМЛны өйрәнеү белән бергә "кодировка"ларны да өйрәнәсе дип әйтергә дә була бит. ә татарча сайт йасау өчен шул "кодировка"ларны белеү кирәк инде күбесенчә: "windows-1251", "utf-8", "html entitiy", "javascript escaped", "url encoded".

шунның буйынча монда да йазам әле:
сайт йасагандагы "кодирофкы"лар. татарча сайт йасар өчен "кодирофкы"лар белергә кирәк. санап китәм: "windows-1251", "utf-8", "html entitiy", "javascript escaped", "url encoded", тагы латин хәрефләре белән йазыр өчен "windows-1254" тә кулланылырга мөмкин. болар арасыннан "utf-8", "html entitiy", "javascript escaped", "url encoded" - универсаль, ә "windows-1251" белән "windows-1254" - шундый төрдәге күп "кодировка"лар арасындан татарча йазганда кулланылырга мөмкинләре, ләкин башкаларыны кулланып булмай дигән сүз түгел. тагы "windows-1251" урынынга "ISO-8859-5", ә "windows-1254" урынынга "ISO-8859-9" кулланырга буладыр. аларның айырмасы аз гына. тагын бер әйберне әйтергә кирәк, татарча йазганда кулланыла торган "windows-1251"нең татар төре. һәм, төгәлене белмәйм, улның башкорт төре дә бар бугай. һәм, "үземнеңке" буларак кына әйтәм, "windows-1251" белән миннең үземчә йазган бер ысул да бар. тагы: "utf-8" урынынга башка төрле "уникод" кулланыу мөмкин, мәсьәлән, utf-16.

2008-11-01

yavaskript bilan nicik yazow cigarip bula, dawamo

javascript белән ничек йазу чыгарып була. куштырнаклар. обйектлар. йазмасыны дәвам итәм.
"рәсем астынга" йазыу дип мин alt сыйфатына йазыуны әйтәм. ул йазыу браузер рәсемсез ешләгәндә рәсем урынында чыга.
ешләп күрсәтәм:
<img src="http://www.blogger.com/img/icon_logo32.gif" id="birrasim">
<script>
document.getElementById("birrasim").alt="B";
</script>

моны йаваскриптсыз да йасап була:
<img src="http://www.blogger.com/img/icon_logo32.gif" id="birrasim" alt="B">


сары төстәге йәрдәм йазыулары чыгарыу. ул йазыу күрсәтке шул сыйфатлы елемент өстендә бер аз вакыт торгач чыга.
<span id="biryazow">бер йазыу<span>
<script>
document.getElementById("biryazow").title="бу йазыу шуны-шуны аңлата";
</script>

шуны менә шушында ук күрсәтәм дә: бер йазыу

бу "бер йазыу" дигән йазыу өстендә күрсәткене торгызгач сары йазыу чыгырга тийеш. бу блогта ешләсә. "тиз генә карап алыу" белән ешләмәде.
аңлашылды нишләп ешләмәгәне. йул күчешләрендә <br> өстәгән. бер йулга йаздым. хәзер ешләй. менә хәзер ул йазыу миндә сары түгел, ә зәңгәр артлы булып чыга. оператсион системаның күренеш темасы шундый булгангадыр.

өстәп йазам.
"css" сыйфатлары белән йазыуны бүтән вакыт күрсәтермен, хәзер унны укыйсы килмәй әле, болай башта түгел хәзер, кулланганым да йук.
>24енче нойбырь: "css" сыйфатлары белән йазыу турында "css" bilan tekst cigarow да йаздым. йаваскрипт белән уллай үзгәртеп булмай бугай.<

тагын бер төрле айырым ысуллы йаза торган урын бар. ул тәрәзә исеме. болай йазасы:
<script>
document.title="бу тәрәз исеме йазыуы";
</script>

шушында ук тикшереп тә карайм:
бу кнопканы ничек йаcаганны күрсәтәм:
шушында ук тикшереп тә карайм: <button onmousedown='document.title="корбаноф динар блогы";'>монда бассаң тәрәз исеме үзгәрер</button>